КОМПРОМАТ и. рус Кемнең дә булса яхшы исеменә, репутациясенә тап төшерү, аңа аяк чалу максаты белән җыелган мәгълүмат.[Коста:] Анда [документларда] байтак эшкуарларга – республикадагы миллионерларга да, җинаятьчелек дөньясы белән идарә итүче олы агайларга да компромат тупланган ---. Р.Мирхәйдәров.Троцкий, Зиновьев, Каменевка каршы компромат акцияләрен оештыруның актив процессы бара торган була инде ---. Мирас |