КОМПРЕ’ССОР и. лат. 1)махс.Һава, газ, парны басым астында кысу, тыгызлау машинасы.[Абитуриент] Документларын теге егет әйтүе буенча «компрессор машиналары һәм җайланмалары» дигән белгечлеккә тапшыра. Н.Вахитов.График буенча беренче компрессорны сынау сентябрь башларында үткәрелергә тиеш булган.Татарстан.Заводны әле генә җир куеныннан чыккан газ белән тәэмин итү нефть промыселлары тирәсендә тезелгән компрессор станцияләренә (ГКС) беркетелде.Идел 2)мед.Авыруларга операция ясау вакытында кан тамырын кысып тору өчен кулланыла торган махсус җайланма |