КОМПРЕСС и. фр. мед. Дәвалау, авыртуны басу, киметү максаты белән, суда яки берәр төрле дарулы сыекчада юешләп, авырткан урынга куя торган чүпрәк, бәйләвеч.---Ана төнлә торып башына берничә мәртәбә компресс куйган булса кирәк...А.Шамов.[Әнкәй:] – Компресс куярга кирәк, бала ут яна, атасы! – дигән нәтиҗәгә килде һәм әткәйне ашыктырды. Муенны урап, калын һәм җылы компресс салдылар.Ф.Яхин |