КОМПОТ и. фр. 1) Төрле җиләк-җимешләрне шикәрле суда кайнатып ясалган татлы эчемлек.Васфикамал каенатасы белән кече якта стаканнарга компот сала.М.Мәһдиев.Компотны кружкаларга бүлеп куясы да, егетләр утыргач, ботка китерәсе генә калды.М.Юныс.Компот чыгару өчен алма, хөрмә, слива кирәк---. Р.Мирхәйдәров 2) Шушы эчемлекне ясау өчен махсус киптереп әзерләнгән төрле җиләк-җимеш катнашмасы |