КОМПОЗИ’ЦИЯ и. лат. 1) Әдәбият, сәнгать әсәрләрендә төп өлешләренең төзелеше, урнашу тәртибе һәм үзара нисбәте. --- натюрмортны туйганчы карый идем. Кием-салым, каюта җиһазларыннан шушындый композиция төзү сирәк кешенең кулыннан киләдер.М.Юныс. Бу өченче басмада--- әдәби материаллар белән композициясе бөтенләй яңадан эшләнде. Г.Ибраһимов. «Әсма...» романы сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да игътибарга лаек. --- Утыз бүлектән торган бу әсәрнең композициясе дә үзенчәлекле.М.Гайнуллин

2) Музыкаль әсәр.Заманча музыкаль композицияләр ритмында башкарылган «Җырларым – хыялларым», «Ярым ай» --- кебек эстрада җырлары язучы [З. Хәким] иҗатының гаять тә үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр.Әдипләребез.Милли музыка коралларында башкарылган музыкаль композицияләр бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.Өмет

3) Әдәби, музыкаль әсәрләрнең яки аларның кисәкләренең уртак тема, сюжет белән берләштерелгән тезмәсе.Кичәдә укучылар тарихи эзләнү-тикшеренү эшләрен тәкъдир иттеләр, әдәби-музыкаль композицияләр күрсәттеләр ---.Маяк

4) Музыкаль әсәрләр төзү теориясе.Консерваторияләрнең композиция классларын тәмамламаган, әмма җәүһәр-җырларын юмарт өләшкән талантларыбыз азмыни ---.К.Йосыпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә