КОМПЛЕКТ и. лат. 1) Нинди дә булса билгеле бер максатка хезмәт итә торган предметларның тулы җыелмасы(деталь, инструмент, әйбер кисәкләре). Ошбу документта теркәлгәнчә, капитан Шибаевка ышанып, складтан --- унбиш комплект граната атучы җайланма һәм, ниһаять, «лимонка» тибындагы утыз граната чыгарылу турында язылган иде. И.Хуҗин. --- чиләк белән салкын су алып киләм, пробирка һәм колбаларны туңар-туңмас шул су белән юам, аннары 1520 комплект җиһазлар һәм реактивлар әзерлим...З.Мифтахов.Җиде комплект медаль уйнатылды.Сабантуй

2) Бербөтен тәшкил итә торган әйберләрнең тулаем җыелмасы; дирбия. [Кыш бабай:] Машина, курчак комплекты, робот кебек уенчыклар «бүләк итәм». Идел.[Хат ташучының] --- уң җилкәсендә почта букчасы булса, сул ягында кер порошогы, юрган, мендәр, урын-җир комплекты, макароннар саный китсәң, сатасы товарларның исәбе-хисабы юк.Ватаным Татарстан

3)Инструкция яки штат нигезендә билгеле бер җиргә кабул ителә, нинди дә булса урынга урнаштырыла торган кешеләрнең тулы саны.[Татар халык мәгариф институтында] безне: «Бик алган булыр идек тә, егетләр, комплект тулды шул», – дигән сүзләр белән каршыладылар.Казан утлары

Комплектка тутыру Билгеле бер әйберләрнең җитмәгән өлешләрен булдыру, тулыландыру, бербөтен итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә