КО’МПЛЕКСЛЫ с. 1. 1) Төрле предметларны, күренешләрне яки үзенчәлекләрне эченә алган.Казан һәм Алабуга шәһәрләренең 1000 еллыгына әзерлек чорында мәдәни мирасны саклауга комплекслы якын килү үзен тулысынча аклады ---. Р.Вәлиев. Казан Кремле мәдәни мирасны саклау, аны өйрәнүгә комплекслы якын килү, саклап калу һәм реставрацияләү өлкәсендә Россия дәүләт мәдәни сәясәтенең бер ачык мисалы булып тора. Мирас 2) Әтрафлы, һәрьяклы 3) Җитештерүнең төрле өлкәләрендә эшләүчеләрдән төзелгән бригада. Егетнең тырышлыгын күреп, колхоз идарәсе аны комплекслы бригада бригадиры итеп билгели. Ватаным Татарстан 2. рәв. мәгъ.Төрле яктан, һәрьяклап, әтрафлы рәвештә |