КО’МПЛЕКС и. ингл. 1) Билгеле бер предмет, күренеш, эш-хәрәкәт, үзенчәлекләр җыелмасы. [Гатауллин:] – Гариф Гафурович, сез нинди мәсьәләне чишү буенча эшлисез әле?.. Сәнгатьтә комплекс проблемасы, диде Гатауллин ---. Ф.Яхин. Һәр дәрес үз эченә физик күнегүләр комплексын, сулыш, бармак һәм күрү гимнастикаларын, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алган психологик уеннарны да ала. Сабантуй

2) Халык хуҗалыгының үзара бәйле булган тармаклары җыелмасы, бергәлеге.Татар телендәге китаплар тиражы арта ---. Бу уңайдан «Мәгариф» нәшрияты һәм Казанда нәшрият-полиграфия комплексы төзү турында ике мөһим карар кабул ителде.Мирас. Әлеге оешма [колхозара төзелеш оешмасы] --- «Коммунизмга» колхозында дуңгызчылык комплексы, Тымытык һәм Чалпыда мәдәният йортлары сала. Маяк

3) Бер үк максатка юнәлдерелгән биналар, корылмалар төркеме. Болгардагы Хан сарае комплексы 2013 нче елның июль башына төзелеп бетте.Ш.Алпар. 1976 елны Кырлайда ачылган музей ике экспозициядән: мемориаль-көнкүреш һәм әдәби-нәфис комплекстан тора.Р.Низамиев. Көньяк-көнчыгыштан Кремльгә элекке Күчерү төрмәсе комплексы тоташа. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә