КОМПИЛЯ’ЦИЯ и. лат. кит. 1) Башка авторларның хезмәтләрен мөстәкыйль эшкәртмичә, аларның тикшеренүләрен күчереп алып нинди дә булса хезмәт, әсәр язу күренеше.Бер акыллы кеше әйткән, ди: – Бер чыганактан күчерү – плагиат, икедән – компиляция, өч һәм аннан да күбрәктән күчерү – диссертация, – дигән. Г.Гыйльманов 2) Шундый юл белән эшләнгән хезмәт, язма, әсәр; күчермә. Галимнәрнең үзәккә алып бер генә мәсьәләне дә тикшерергә кыймаулары, утырышларны фикердә ныгып җитмәгән, фәнни ачыштан компиляцияләрне аерыр хәлдә булмаган --- яшь фәнни хезмәткәрләрнең алып барулары --- гаҗәпкә калдырды. Ф.Яхин |