КОМПЕТЕ’НЦИЯ и. лат. кит. 1) Нинди дә булса өлкәдә, шулай ук билгеле бер мәсьәлә буенча яхшы хәбәрдарлык, белемлелек.Җитәрлек компетенцияләре булмаган хәлдә операция ясаган булып, авыруны вакытыннан элек теге дөньяга озаттылар.Г.Әпсәләмов

2) Берәр оешма яки урындагы кешенең нинди дә булса мәсьәлә буенча эш йөртүгә хокукы, вәкаләте.Кесә телефонының төймәләре пипелдәде. «Сезнең очрак безнең компетенциягә керми... Тынычлык саклагыз. Иртән чыгарырлар». Д.Булатова.Вәкаләтле вәкил үз компетенциясе чикләрендә дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары --- һәм башка затлар белән үзара эшчәнлекне гамәлгә ашыра.Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә