КОМПЕТЕНТЛЫ с. 1) Нинди дә булса мәсьәләдән яхшы хәбәрдар, билгеле бер өлкәдә тирән белеме булган.[Америкада] Фәндә, идарәдә, производствода, хезмәт күрсәтү өлкәсендә – һәркайда да югары квалификацияле, үз профессияләрен яратып сайлап алган компетентлы кешеләр эшли.М.Мәхмүтов.Компетентлы сәнгатькяр буларак, аның [Тукайның] урыс шигъриятендәге күренешләргә үз карашы бар.Н.Хисамов. «Техник контроль бүлеге»ндә компетентлы белгечләр эшләргә тиеш. Р.Нуруллин 2) Төпле, ышандыргыч, авторитетлы; тирән хәбәрдарлыкка нигезләнгән. [Һарут:] Сез монда нигә килдегез? Төшерәмен исегезгә: тост кирәкми, җавап кирәк, компетентлы җавап сездән! Р.Харис 3) Нинди дә булса эш, мәсьәлә буенча тиешле хокукка, вәкаләткә ия булган.Компетентлы комиссия яраклы дип тапкан сценарийлар гына киностудиягә тапшырыла.Ватаным Татарстан |