КОМПЕНСА’ЦИЯ и. лат. 1) Нәрсә өчен дә булса түләү, бүләкләү яки нинди дә булса чыгымнарны каплау, кире кайтару эше һәм шул эш өчен билгеләнгән акча.[Украина:] Татарның дегетенә буялып, урысның газын иснәп яшим икән, моның өчен миңа компенсация түләвегез тиешле!Ф.Яхин.Балтыйк буе республикалары совет «оккупациясе» чоры өчен компенсацияләр таләп итә. Шәһри Казан. Агымдагы елда хәзерге пенсия, пособиеләр, компенсацияләргә өстәмә материаль ярдәмне барысы 1,5 млн. кеше алачак.Мирас 2) Өстәмә эш өчен закон нигезендә хезмәт хакыннан тыш түләнгән акча 3) мед. Организмда барлыкка килгән бик каты авырту акрынлап кимү, организмның элекке халәтенә кайту күренеше. Бавыр чире компенсациясе 4) тех. Төгәл механизмнарның ялгышсыз эшләвенә комачаулый торган тышкы тәэсирләрнең бетү күренеше |