КО’МПАС и. ит. 1) Җир шарының дүрт ягын (көньяк, төньяк, көнчыгыш, көнбатыш) билгеләү өчен кулланыла торган махсус җайланма, прибор, кыйбланамә(һәрвакыт төньякны күрсәтә торган магниты – угы бар). Иптәшләре адашмасыннар, кайту юлына таба кире борылмасыннар өчен, ул компасын гел алдында тота. А.Алиш. Аларны төз атарга, граната ташларга, тимерчыбыклар кисәргә, пычрак җирдән түш белән шуышырга, суга керергә, карта һәм компас белән эш итәргә --- өйрәнергә мәҗбүр иттеләр.Г.Әпсәләмов

2) күч.Нинди дә булса эшкә юнәлеш, омтылыш бирә торган көч.Һәр сатучыкораб капитаны. Һәрберсенең дөрес компасы. Р.Харис.Белеп йөрми сәях, ә компасы Ният аның, өмет кыйбласы, Безгә әле ялга да туктыйсы, Төнгә кала-кала барасы...Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә