КОМПАНЬОН и. фр. 1) Нинди дә булса эштә, шөгыльдә кемгә дә булса компания тәшкил итүче кеше; мәҗлестәш, иптәш. –Бу нәрсәгә син ничек карыйсың? – диде Феликс, шешәгә күрсәтеп. – Мин сиңа компаньон түгел. Тамчысы да ярамый.М.Юныс.«Компаньон»ының сатирик таланты инде һәркемгә билгеле.И.Нуруллин 2) Сәүдә яки сәнәгать ширкәте әгъзасы.Кайчандыр Бекхуҗаевларның компаньоны булган Коста аларга иске вексельләрне илтеп бирде ---. Р.Мирхәйдәров |