КОМПА’НИЯ и. фр. 1) Уртак сәүдәсе, кәсәбәләре, завод-фабрикалары һ.б. булган эшмәкәрләр оешмасы, фирма. Тикшереп карасалар, документ дигәне ширкәтнең баржаларны үзе кебек үк компанияләргә, аерым хуҗаларга арендага биреп тору турында килешү кәгазьләре икән. И.Низамов. Җәүдәт заводның ничек төзелүе, «Фиат» дигән сүзнең Италиядәге Турин шәһәрендәге зур бер компания исеме икәнен, җиңел машинаның нинди булачагы, заводның елына ничә машина эшләп чыгарачагы һәм башка бик күп нәрсәләр турында үзенең белгәннәрен сөйләп бирде. Р.Кәрами 2) Оешма башында торучының исеменә кушып әйткәндә шундый берләшмәдә катнашучыларга гомуми ишарә белдерә. Мохтар [Габдуллага] сәүдә хезмәткәрләренең җыелышларына калмыйча йөрергә, Әхмәдиев һәм компаниясенең байлар файдасына хезмәт итүләрен һәрбер җыелышта ачып салырга тиешлекне әйтеп үтте. Ш.Камал 3) Бергәләшеп вакытны уздырган, йөргән һәм бер-берсен яхшы белгән кешеләр төркеме. Аларның сүзе буенча да, шаһитлар әйтүенчә дә, имеш, теге полковник ни өчендер бу компанияне туктатырга теләгән, ә извозчик атларны юри туп-туры аның өстенә куалаган икән. З.Фәтхетдинов. Алар ашамлык-эчемлекләр китерергә куштылар да, ял итәргә килгән шаулы компания төсле күренер өчен, көлешкән булып, сөйләшергә керештеләр. Ә.Давыдов |