КОМПА’КТЛЫ с. 1. 1) Тыгыз һәм җыйнак урнашкан. Шәһәрнең, компактлы итеп, егерме биш мең кешегә генә салынуы миңа ошый. Г.Ахунов. Ниһаять, гаҗәеп объектлар – квазарлар, безнең Галактикадан гаять ерак урнашкан һәм ифрат зур микъдарда энергия таратучы компактлы җисемнәр дә – рентген нурлары чыгаралар. Галәм. Җир. Кеше

2) Кыска, җыйнак. Компактлы чыгыш

2. рәв. мәгъ. Кыска, җыйнак итеп. Компактлы сөйләп бирү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә