КОМОД и. фр. Эчке кием һәм башка төрле вак-төяк әйберләр саклый торган тартмалы тәбәнәк шкаф. [Алар] Шкафтагы китапларны туздырып ташладылар, урын-җирне, сандыкларны, кер саклана торган комод ящикларын актардылар. А.Расих. Комод өстендә берничә тузып беткән уенчык тора. Ф.Галиев. Буш арбаларга кием шкафы, комод, өстәл, урындык ише нәрсәләрне чыгарып төяп торалар, аласын алганнары китә бара. Р.Фәтхетдинов |