КОММУТА’ТОР и. лат. 1) тех. Коммуникация системасында электр тогы үтә торган линияләрне тоташтыру, өзү, күчерү, бүлү һ.б.ш. процессларны башкару приборы. Бу вакыт арасында заводның төп һәм ярдәмчел цехлары, идарәнең җитәкчел бүлекләре һәм директор урынбасарлары коммутатор аша барысы бер телефон линиясенә тоташтырылып, директорның дирижёрлык тавышы астында көн кадагы булып әверелгән мәсьәләләрне тикшерәләр, бәхәсләшәләр-тартышалар ---. Э.Касыймов. Коммутатор, 6–39 ны бирегез әле, гафу итегез, ялгыш әйттем, 5–13 не бирегез. Р.Ильяс 2) Телефон элемтәсен эшләтү пункты. [Телефонда] Гөлчирә түгел, ә коммутатордагы телефонистка Шәмсия [сөйләшә] иде. Г.Әпсәләмов |