КОММУНИСТЛЫК и. 1) Коммунист булу. --- Балага исем сайлау мәсьәләсе ячейка әгъзаларына тапшырылгач, һәркем үзе изге санаган һәм коммунистлык өчен ярашлы саналган исемне мәгънәләрен сөйләп тәкъдим итә башладылар. Ф.Әмирхан. --- Без – коммунист.... Бездә – коммунистик иман... – Соң алайса, андый иманың да булгач, ник әллә кайчан кермәдең соң ул коммунистлыкка? – дип, янә сөаль бирде Майбәдәр. Л.Лерон. [Ифрат:] Ул сезгә беркайчан да хыянәт кылганы юк. Ышанмасагыз, башымны кисәргә бирәм. Коммунистлыгым белән ант итәм. А.Расих

2) Коммунистларга хас сыйфатлар. Бүген син икмәк өчен Ватаның каршында, сугышчы каршында коммунистлык намусың белән җавап бирәсең! Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә