КОММУНИ’СТИК с. 1) Коммунизмга (1 мәгъ.) бәйле, коммунизмга караган. Һәм мин моны элеккеге коммунистик тоталитарлык елларында да милләт язмышы турында үз сүзен курыкмыйча әйтә алган абруйлы әдипләребез әйтер дип көттем. Җ.Дәрзаман

2) Теоретик коммунизм принципларына нигезләнгән яисә шуларны күз алдында тоткан. Алар халык белән бергә матур киләчәккә – коммунистик җәмгыятькә бара. А.Шамов. Әмма бүген, илебездә төзеләчәк коммунистик җәмгыятьнең материаль-техник базасын салганда, киң колач белән азык-төлек программасын тормышка ашырганда, без үз-үзебездән җитештерелә торган бу продукция экономик яктан отышлымы, файдалымы дип сорарга да мәҗбүрбез. А.Хәсәнов. Яңа, коммунистик җәмгыять формалашу процессында аралашу һәм эшчәнлекнең яңа төре, гармонияле рәвештә җитлеккән кешенең яңа тибы барлыкка килә. Матурлык нәрсәдә?

3) Коммунизм идеяләре белән сугарылган, коммунизм өчен көрәшүче. Тик ул үзен барыбер җиңде: политбүлекне, коммунистик частьларны станция янындагы йортларга күчерде. И.Низамов. Әйе, сәвит мәктәбе, коммунистик тәрбия комганны, сөннәтне, намазны, никахны, иманны салып таптады гына түгел, яшь буыннан таптатты. М.Маликова. Илдә бүген «коммунистик идеалларны» теше-тырнагы белән яклаучыларның күбесе – урыслар. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә