КОММУНИКА’ЦИЯ и. лат. 1) Аралашу, хәбәрләшү һәм элемтә юллары (каналлары). Фронт коммуникациясенә әйләнгән бу юлны һәртөрле машиналар, йөк тарткычлар чокыр-чакырга әйләндереп бетергән. Г.Минский. Русия һәм БДБ илләре буйлап чәчелеп яшәгән халыкны гадәти коммуникация чаралары ярдәмендә бергә җыю бик кыен. Р.Хәкимов. Россия суд приставларының федераль хезмәте 50 сайт, форум, социаль челтәр һәм коммуникация программаларыннан торган исемлек төзегән. Шәһри Казан 2) Шәһәр хуҗалыгының газ, су, җылылык һ.б. белән тәэмин итә торган корылмалары. Шәһәрдә җир асты тулы коммуникация, эш күләме биреп булмый дип, кул гына селтәделәр. З.Дәүләтов. Коммуникацияләрне, җиһазлар һәм төзелмәләрне буяганда, хәбәрле (информацион) ишарә-искәртүле төсләр кулланыла. Хезмәт иминлеге 3) Аралашу, аңлашу, хәбәрләшү, фикер һәм хис-тойгыларны белдерү. Коммуникатив синтаксис җөмләдә тыңлаучы өчен алдан билгеле булган һәм яңа төшенчәне (актуаль кисәкләрне) аерырга тырыша һәм аралашу (коммуникация) процессында җөмләнең ролен билгеләргә омтыла. М.Зәкиев. Хәзерге заман коммуникациясе, бигрәк тә информатика фәне һәм информатика техникасының казанышлары нәтиҗәсендә, халыклар, дәүләтләр, континентлар арасындагы ераклыкны да сизми. К.Гыйззәтов |