КОММУНИЗМ и. нем. 1) Социалистик революциянең җиңүе һәм пролетариат диктатурасы урнаштыру нәтиҗәсендә капитализмга алмашка килә торган югары иҗтимагый-сәяси формация. Коммунизм дигән сүзне шунда башлап әти авызыннан ишеттем. М.Әмир. Тик менә кешенең гомере кыскарак. Синең белән мин коммунизмны, бәлки, күрә алмабыз. С.Рафиков. Тик безнең илдә генә хатын-кызлар тулы хокуклы булып, бәхетле, шатлыклы тормышта яшиләр, ирләр белән беррәттән коммунизм төзүдә актив катнашалар. Г.Иделле

2) Коммунистик җәмгыять төзү турында марксизм-ленинизм тәгълиматы, шундый хәрәкәтнең теоретик нигезләре. Урта мәктәпләрдә, югары уку йортларында, аспирантура, докторантурада укыганда, политукуларда колагыбызга бер нәрсәне тукыдылар: «Фәнни коммунизм теориясе генә чын хакыйкать. Ә дин – кешеләр өчен әфьюн». М.Әхмәтҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә