КОММУНАР и. фр. тар. 1) Париж коммунасын оештыру һәм яклауда (1871 ел) катнашкан кеше; революционер. Эйфель манарасын коммунарларга һәйкәл итәргә кирәк. Г.Гали. Коммунарлар истәлеге

2) Коммуна әгъзасы, коммуначы. Мәсәлән, коммунарлар ураза уңае белән дингә каршы кичәгә хәзерләнәләр, ә шул ук вакытта дошманнар, ифтар ашы җыеп, коммунага каршы көчләрне туплау эшенә керешәләр. Ш.Камал. Коммунарлар – безнең кешеләр бит алар. Алар – җирдә, тере кешеләр, безнең кебек үк реаль кешеләр. Г.Бәширов. Элек, коммунар эш яратмый, алар кәкрене терәп йөрергә генә ярата, дип, коммунистлардан көләләр иде. Г.Толымбай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә