КОММУНАЛЬ II с. Җирле хуҗалыкка (шәһәр, бистә, авыл һ.б.) караган, шуңа мөнәсәбәтле. Биредә Закир абый башта шәһәр коммуналь хуҗалыгында, аннары сәламәтлек саклау бүлегендә бухгалтер булып эшли. Ш.Мостафин. Иске янгын сараеннан әмәлләнгән бер бүлмәле, бәләкәй генә кухнялы коммуналь квартир кисәге таптым. Ш.Маннур. Коммуналь квартираның зур гына кухнясында, тагын өч семья белән янәшә, аларның да аерым өстәле, керосинкасы, чүп чиләге тора иде. М.Маликова |