КОММУНА’ЛКА и. рус сөйл. Шәһәр милкендә булган, шәһәр идарәсе тарафыннан билгеле бер торак мәйданы нормативлары буенча берничә гаиләгә бирелгән бер квартир. Менә агач коммуналканың коридор ишегеннән бер төркем ир-егетләр белән хатын-кызлар килеп керде. Җ.Дәрзаман. Шәһәр халкы, байлардан калган йортларны вак кетәклекләргә бүлгәләп, шуларда тора бирде... Һичбер җае булмаганга һәм кысылып яшәгәнгә күрә, аларны «коммуналка» дип атыйлар иде. Ә.Еники. Карлен Татлян --- кичә генә әле ярым җимерек коммуналкаларда хезмәт хакын тартып-сузып ярым ач яшәүчеләрнең кеше ышанмаслык күтәрелешләре һәм шундый ук тизлек белән янә түбән тәгәрәүләренә күнегә бара иде. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә