КОММУ’НА и. фр. 1) Милек һәм хезмәт уртаклыгы нигезендә бергә яшәү өчен берләшкән кешеләр коллективы (XX гасырның 20 нче елларында СССРда социалистик яшәеш формасы дип исәпләнгән). Күмәк хуҗалыкка тәҗрибә сыйфатында авыл кешеләрен коммуналар, артельләр оештырырга совет хөкүмәте үзе чакыра, бу юлга аяк баскан коллективларга теләгән урыннарыннан җир алырга мөмкинлек бирә, атлар-машиналар белән дә ярдәм күрсәтергә тырыша иде. М.Әмир. Совет властенең беренче елларында ярлы-урта хәлле крестьян хуҗалыкларын үстерүдә авыл хуҗалыгы кооперативлары зур роль уйнады. Алар – авыл хуҗалыгы коммуналары, сөтчелек ширкәтләре, терлекчелек ширкәтләре, он тарту буенча ширкәтләр һ.б. Татарстанда терлекчелек 2) тар. Европаның кайбер илләрендә авыл яисә мәхәллә җәмәгате, беренчел административ-территориаль берәмлек. Ул шәһәрнең хәзер коммуна кулында икәнлеген, ләкин шул ук вакытта губернаторның да үз резиденциясендә яшәвен, заводларда дружиналар төзелүен, шәһәрдә халык милициясенең тәртип урнаштыруын сөйләде, ләкин гарнизондагы хәрби көчләрнең әле һаман коммуна ягына күчмәгәнлеген, анда бик ышанычлы иптәшләр эш алып барса да, әле тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмаганлыгын хәбәр итте. А.Расих 3) иск. сөйл. к. коммунизм. Күмәкләшеп эшли-эшли Коммунага барабыз. Җыр. Һәр җырның кушымтасы икенче тапкыр кабатланганда, «татулык» сүзе «коммуна» белән алыштырыла. Ягъни чын мәгънәсендә татулык ул – коммунизм... М.Әмир 4) тар. Урта гасырларда Көнбатыш Европа илләрендә: сеньордан ирекле идарә хокукын алган шәһәр общинасы 5) тар. Бөек француз революциясе вакытында (1789–1794): муниципаль үзидарә. Бик озын сөйли торган егет иде ул. Һәр речен борынгы гасырлардан, коллар восстаниесеннән башлап, Париж коммунасы турында аерым туктап, бөтендөнья революциясе белән тәмамлый иде. А.Шамов. [Ул] Революциягә хәрби белгечләр кирәк, Париж коммунасында булган шикелле үк революцион офицерлар һәм генераллар кирәк, дигән уйны минем күңелдә ныгытты. И.Низамов |