КОММУН и. иск. сөйл. 1. 1) к. коммуна. [Миңлесылу:] Карт, сиңа әйтәм, без дә язылыйк инде коммунга, Әхмүш тә язылды.Һ.Такташ. Коммун төзегәч, без монда да рәхәтләнеп эшләдек. Г.Толымбай 2) Коммунист. Галимҗан карт киявенең солдаттан коммун булып кайтуына риза түгел иде. Г.Минский. [Мәтәли:] – Нияз агай, син нигә бармыйсың? [Нияз:] – Мин коммун түгел бит. Т.Гыйззәт 2. с. мәгъ. Коммунистлар яклы яисә үзе коммунист булган. Безнең яшьтә чакта алар шундый коммун йөрәкле, шундый югары идеяле --- гражданин булганнар. М.Әмир |