КОММИВОЯЖЁР и. фр. махс. 1) Сәүдә эшләрен, сәүдә оешмасы йомышларын төрле урыннарда юл йөреп башкаручы хезмәткәр. Казанның татар байлары белән эш иткән сәүдә фирмаларының вәкилләре – коммивояжёрлар да шушы мөсафирханәләргә туктыйлар иде. И.Рәмиев 2) Поезд, автобус кебек транспорт чараларында сәүдә итеп йөрүче, фирманың товар үрнәкләрен каталоглардан, прейскурантлардан күрсәтеп йөреп, заказлар җыю эшен башкаручы кеше; сәүдә эшләре белән шөгыльләнүче реклама агенты |