КОММЕ’РЦИЯ и. фр. икът. 1) Сәүдә итү, сату итү, товар әйләнеше эшчәнлеге; тиҗарәт. Хәзер ул медицина белән бәйле коммерция структурасында эшли. Я.Шәфыйков. Ләкин базар мөнәсәбәте, коммерция ул – котылгысыз бер күренештер, һәрхәлдә, якын киләчәктә шулай булачак. Р.Миңнуллин 2) Табыш алуга юнәлгән эшчәнлек. --- Радом спекулянтлары белән итәк астыннан гына коммерция ясарга да өлгерде. Ш.Маннур |