КОММЕРСАНТ и. фр. махс. Коммерция (сату-алу) белән шөгыльләнүче кеше; сәүдәгәр, алыпсатар. Укымышым белән мин коммерсант. Н.Исәнбәт. Иске китапчыларга алмашка буржуаз-демократик юнәлештә эш итүче коммерсант китапчылар килде. И.Рәмиев. Әйдә, юлларны үзем түлим, кайтып килик инде, дисәм дә, коммерсант егет риза булмады. Р.Сәгъди |