КОММЕНТА’ТОР и. нем. 1) Комментарийлар бирүче, шәрехләүче, аңлатма бирүче, шәрехче. Комментатор тирәсенә елыш һәм ул тынып торган арада: «Борис! Сәлам!» – дип акыр!.. Шуннан чамаларбыз! А.Гыйләҗев

2) Репортажны алып баручы, мөһим вакыйгаларны (спорт, иҗтимагый-сәяси һ.б.) матбугатта, радио-телевидениедә яктырткан журналист. Юлаучылар журналистлар икән. --- Мәһабәт гәүдәлесе, аңлавымча, тышкы эшләр комментаторы. С.Сөләйманова. Таныш булыйк: мин – Сафия Нурхан, япон телевидениесе комментаторы. И.Юзеев. Комментатор бүлмәсе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә