КОММЕНТА’РИЙ и. лат. 1) Берәр тамашага, документка, күренешкә аңлатма, ачыклама, искәрмә. Г.Ибраһимовның «социалистик реализм» методына карата булган фикерен, ниһаять, М.Хәсәновның түбәндәге комментариеннан белә алабыз ---. К.Гыйззәтов. [Панов:] – Фронт хәлләрен белергә дә тоткыннарга җиткереп барырга кирәк. – Һәм шунда ук үз комментарийларыбызны да ясап барырга кирәк булыр, – диде Медведев, аңа өстәп. Казан утлары 2) Берәр хезмәтнең, әсәрнең бәяләмәсен һәм аңлатмасын үз эченә керткән өстәмә ярдәмче текст, шәрех ◊ Комментарийлар кирәк түгел Аңлатуларсыз да аңлашыла. Күрәсез, нәкъ бүгенге ситуация. Комментарийлар кирәк тә түгел. Әлеге сессиянең карарына күз салыйк. Р.Миңнуллин |