КОМЛЫК и. 1) Сулыкларның яр буенда ком белән капланган урын, пляж. Биредә Канададан килгән туристлар ял итә икән. Яр буенда ак көймәләр, комлыкта ипле ятаклар... М.Маликова. Шушма комлыгында көнозын кеше өзелми. Р.Хафизова 2) Балалар уйнау өчен ком салып ясалган урын. Урамнан үтеп баручыларга, ишегалды комлыкларында тыныч кына уйнап утыручы балаларга урам этләренең һөҗүмнәре турында гел ишетеп торабыз. Шәһри Казан 3) Ком чыгару урыны, карьер |