КОМЛЫ с. 1) Эчендә, составында комы булган; комнан гыйбарәт, ком белән капланган. Көймә комлы ярга килеп терәлде. Э.Касыймов. Алар бу вакытта елга тамагыннан еракта комлы яр буенда туктап торалар иде. Н.Фәттах. Төнлә сибәләп узган яңгыр комлы юлны чылатып өлгермәгән. Р.Зарипова

2) Ком белән аралашып, буталып катнашкан. Комлы җил белән уралып, бар хәлгә чабып, шәһәрнең бер читеннән эскадрон килеп чыга. А.Шамов. Зөлфияне Монголиянең комлы бураннары, барханнары, пычрак юрталары, сәяси тотнаксызлык мәсьәләләре борчымый. Т.Галиуллин

3) Ком белән кызыл балчыктан торган (туфрак); русчасы: супесчатый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә