КОМЛАП рәв. Ком ярдәмендә, ком кулланып, ком белән аралаштырып, ком катнаштырып. [Яшь кызларның, яшь киленнәрнең] кайсы кое янында нидер чайкап-чайкап юа, кайсы рәшәткә буенда комлап, катыклап самавыр агарта. Ә.Еники. Капитанның беренче ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрелгәнче, шактый озак беләк юанлыгы тимерчыбыктан үрелгән швартов арканын сөйрәргә, палубаны комлап юарга, трюм капкачлары ташырга туры килде. Р.Вәлиев |