КОМЛАНУ I ф. 1) Ком белән каплану. Комланган яр

2) Ком белән аралашып, буталып катнашу. Суга барсаң, иртәрәк бар: кичкә калсаң – комлана. Җыр. --- камышлар, куе үләннәр – барысы да кайдадыр су астында калган; башка вакытта пыяладай үтә күренмәле чиста су комланган, болганчыкланган ---. Н.Фәттах

Комлана бару Торган саен ныграк комлану

Комланып бетү Бөтенләй, тәмам комлану

Комланып калу Берәр моменттан, сәбәптән соң комланган хәлгә килү

Комланып китү Ниндидер моменттан соң комлану хәленә килү

Комланып тору Хәзерге вакытта яки гел, әледән-әле комлану хәлендә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә