КОМКОР и. рус тар. Корпус командиры хезмәтенең кыскартылган исеме һәм Кызыл Армиянең югары команда составының бер хәрби дәрәҗәсе. Аның җырын комкор Котовский үзе дә тыңлый иде. Кызыл галифе, кызыл фуражка кигән, ялтырап торган хром итеккә шпорлар таккан таза гәүдәле комкор үзе дә молдаван көйләрен бик матур итеп җырлый, бик кыстасалар, шпорларын шалтырата-шалтырата биеп тә китә иде. С.Шакир. Комкорның алгы сызыктан китүенә өч-дүрт сәгать үтмәде, әлеге җиңел танкларның икесе Баталов карамагына келтерәп килеп тә җитте. Ш.Рәкыйпов |