КОМИТЕТЧЫ и. сөйл. 1) Комитет әгъзасы. Кире кайтып, комитетчылар белән тагын да катгыйрак сөйләшергә туры килде: «Флотилиягә яраклы судноларны иртәгә үк комитет утырышында раслатырга!» – диелде. И.Низамов. [Муса:] Безнең ише --- комитетчылар бу тирәдә йөрми. Хәрби алманнар күп очракта куркыныч түгел: --- безнең телне белмиләр. Ш.Маннур. [Меньшевикларны] яклап, элекке комитетчылардан берничә сакаллы адвокат кына такылдады. А.Расих 2) Берәр комитет яклы кеше |