КОМИТЕТ и. лат. 1) Нинди дә булса эшкә җитәкчелек итү яисә иҗтимагый функцияләрне үтәү өчен сайлап куела торган, карар чыгару хокукы булган коллегиаль орган. Судовой комитет секретаре Кармашов игъланнар тактасына еш кына газеталар элә, халыкара хәлләр, фронт яңалыклары турында белдереп тора. С.Сабиров. Ярлылар комитеты да байтак кешегә ярдәм күрсәткән иде, кырларны кысыр калдырмаска тырыштылар. Я.Зәнкиев. Иртәгә үк заводка, кадрлар бүлеге мөдире янына барам, аның белән сөйләшәм, киңәшәм, партия комитеты секретаре янына да кереп чыгам. А.Шамов 2) Билгеле функцияләр үтәү, махсус чаралар үткәрү өчен төзелгән иҗтимагый яки дәүләт идарә органы. Земский башкарма комитеты ничек кенә булса да станицада элекке атаман тәртипләрен саклап калырга тырыша иде. И.Салахов. Ләкин шундый җаваплы көннәрдә Казан комитеты меньшевиклар басымы астында ленинчыл «Вперёд» газетасын танудан баш тартты. А.Расих |