КОМИ’ССИЯ и. лат. 1) Берәр оешма карамагындагы махсус вәкаләтле кешеләрдән торган вакытлы орган. Шунда ишек ачыла, һәм, Асия Мифтаховна артыннан ияреп, имтихан комиссиясе керә. Ф.Яхин. Ник ул әти бер дә атлы эштә эшләмәде икән? Гел ревизия комиссиясенең рәисе, склад мөдире һәм хуҗалыкның шуның ише вазифаларын үтәде. Ә.Гаффар. Менә, ниһаять, комиссия – бер яктан матрослар белән Берлин, икенче яктан комитет чиновниклары – пароход кабул итәргә килә. И.Низамов 2) Һәрдаим, өзлексез рәвештә килеп чыга торган махсус мәсьәләләрне, проблемаларны хәл итә бару өчен төзелгән даими орган. Хикмәт шунда: илдә Урта гасыр инквизициясе котырынган чорда ук, троцкист, солтангалиевче, җидегәнче, милләтче коммунист, прокуратура тикшерүчесе кулына килеп кергәнче, партия контроль комиссиясенең тегермәне аша үтәргә тиеш була. Т.Галиуллин 3) Билгеле мәсьәлә, хәл буенча карар чыгару, тәкъдимнәр бирү хокукы булган оешма яки төркем. Ләкин машина алу өчен, иң элек комиссия узарга кирәк. Х.Ибраһим. Әмма белеп торыгыз, монда әле байтак сораулар туар, аларны ачыклар өчен экспертлар комиссиясе кирәк. Ф.Галиев 4) Алып сату белән шөгыльләнә торган оешманың товарларны карап, тикшереп кабул итә торган органы 5) Билгеле бер күләмдә акчалата түләү исәбенә башкарыла торган сату-алу системасы. Әйберләрне комиссиягә тапшыру |