КОМИССИОН с. 1) Сәүдә эшендә арадашчы вазифасын үти торган, саткан бәядән процент алына торган. --- Заһидә ханым әйтеп куйды: – Кәрим үзе алган савыт-саба, – диде. – Бераз акча юнәтсә, ул гел, антиквар, комиссион кибетләргә кереп, шундый борынгы савыт-саба алып кайта иде. Р.Батулла 2) Арадашчылык итеп, сатуга алынган. «Эш-йомыш» дигәннең «йомыш» ишеләре – биредәге комиссион продукт магазины аркылы саттыру өчен май, яшелчә тапшыру, кибетләрдән тегесен-монысын алгалау – әллә ни вакытны тотмады. Р.Төхфәтуллин 3) Шундый товарларга караган. Комиссион бәяләр |