КОМИССАРИАТ и. фр. 1) Советлар Союзында 1917–1946 елларда халык хуҗалыгының аерым тармагы белән идарә иткән үзәк орган. Гыйльми һәйәтнең рәисе итеп Мәскәүдә Үзәк мөселман комиссариатында Г.Ибраһимов белән бергә эшләүче Мостафа Сөбхи билгеләнә. В.Хаков. 1922 елда Татарстан җөмһүрияте Мәгариф комиссариаты каршындагы Гыйльми үзәк тарафыннан, К.Насыйриның үлүенә 20 ел тулуга багышлап, бер мәҗмуга чыгарыла. М.Гайнуллин 2) Гаскәри хезмәткә алу, хәрбиләрнең учётын алып бару һ.б.ш. белән шөгыльләнә торган җирле хәрби идарә органы. [Егет] Хәрби комиссариат алдындагы зур карта янына килде дә Харьков шәһәрен эзли башлады. Г.Гобәй |