КОМИССАР и. лат. 1) Хөкүмәт тарафыннан сәяси-административ яки хуҗалык эшләрен үтәргә аерым вәкаләтләр бирелгән югары дәрәҗәле эшлекле. 1921 елда Татарстан Республикасы Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы тарафыннан татар телен Татарстан территориясендә рус теле белән беррәттән бертигез хокукта йөртү турында декрет кабул ителә. В.Хаков. Җәүдәтнең әтисе элек көньяк өязләренең берсендә комиссар булып эшләгән иде. Г.Бәширов

2) СССРда гражданнар сугышы елларында һәм аннан соңгы чорларда билгеле бер төбәккә яисә хуҗалык тармагына аерым вәкаләтләр белән вакытлыча җибәрелгән вәкил. [Айбулатов:] Харис Абдрахманович – зур комиссар булган кеше! Аның турында фронт газеталары – русчасы да, татарчасы да күп яза. Х.Сарьян

3) 1918–1942 елларда Кызыл Армиядә зуррак хәрби частька билгеләнә торган партия вәкиле; хәрби-сәяси хезмәткәр. Сабирны Көнчыгыш фронтына – инде бу юлы Колчакка каршы озаталар. Ул анда полк комиссары хезмәтен үти. А.Шамов. Уфа белән Оренбург арасындагы олы юл өстендә утырганлыктан, безнең авыл аша әледән-әле узып торучы Кызыл гвардия отрядлары, төрле командирлар, комиссарлар --- күп була иде. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә