КО’МИК и. гр. 1. 1) Көлкеле, кәмит рольләрне башкаручы артист

2) Мәзәк сөйләргә яратучан, шаян, шук кеше

3) иск. Комедия әсәрләре язучы, комедияләр авторы

2. с. мәгъ. 1) Көлкеле, көлдерә торган, көлке уята торган. Комедиянең үзәгендә кешенең тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы белән эчке дөньясы арасындагы каршылык ята, шул нигездә комик ситуация, көлке туа, әмма мин бу төшенчәне ахыргача күз алдына китерә алмыйм, дим. Т.Галиуллин. 1907–1912 елларда гына да Г.Кариев комик планда күпсанлы сәхнә образлары иҗат итте. И.Илялова

2) Көлкеле рольләрне башкаруга бәйләнешле, комизмга караган. Комик талант. Комик роль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә