КОМИЗМ и. гр. Кешеләр катнашлыгы белән башкарылган эш-гамәлләрдә, вакыйгаларда булган көлкеле хәлләр; юмор. Пьесада персонажлар саны киметелә – киеренкелек, драматизм йомшартыла, комизм көчәйтелә. Һ.Мәхмүтов. Комизм һәм драматизм театрга хас төп билгеләр иде, озак еллар тамашачының эстетик зәвыгы шул юнәлештә тәрбияләнде. Октябрьгә кадәрге татар театры. Сәйф Сараидагы комизмга үтергеч көлү түгел, ә инсанчының (гуманистның) дустанә елмаюы хас. Н.Хисамов |