КОМЕ’ТА и. гр. астр. Яктырткыч үзәге һәм тузан белән газдан торган койрыгы булган, эллиптик орбита буенча әйләнгән Кояш системасы объекты; койрыклы йолдыз. Җирдән бу болытны кечерәк комета рәвешендә күзәтәчәкләр. А.Тимергалин. Кайбер кометаларны (мәсәлән, Галлей кометасын) Җирдән кыска вакыт дәверендә генә күзәтеп була. Физикадан мәсьәләләр һәм күнегүләр җыентыгы |