КОМЕНДАНТ и. нем. 1) Хәрби ныгытма яисә хәрби төбәк чикләрендәге гомуми тәртип өчен җаваплы кеше

2) Шул ук чикләрдәге хәрби хезмәткәрләрнең тәртибе өчен җаваплы хәрби башлык. Шәһәр коменданты. Гарнизон коменданты. Лагерь коменданты

3) Тимер юл, су, һава транспорты һ.б.ш. элемтә юлларында гаскәрнең, хәрбиләрнең һәм хәрби йөкләрнең дөрес хәрәкәт итүен күзәтеп торучы хезмәткәр

4) Нинди дә булса учреждениегә, оешмага караган йортның идарәчесе, йорт мөдире. Бер атнадан соң тимер юл йортлары коменданты аларга өч көн эчендә квартираны бушатырга тәкъдим итә. А.Шамов. Комендант кызу-кызу гына атлап капкага таба узып барган җиреннән шып тукталды. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә