КОМЕ’ДИЯЧЕЛ с. Комедия үзенчәлеге булган; комедиягә хас. Хәмзә бай образын сәхнәдә беренче булып башкаручы Г.Кариев. Аның комедиячел типларны гәүдәләндерүдәге сәләте башлап шушында ачыла. Б.Гыйззәт. Яучы карчыкның бүләк турындагы хәбәрне буташтырып әйтүе аркасында комедиячел ситуация куера. И.Илялова. «Беренче театр»да Хәмзә бай, «Банкрот»та Сираҗетдин --- – Кариевның комедиячел типтагы иң уңышлы сәхнә образлары. Һ.Мәхмүтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә