КОМЕ’ДИЯ и. гр. 1) Көлкеле сюжетка корылган яки бераз сатира белән сугарылган драма әсәре. Комедиянең сатирик, юмористик төре театрны характерлаучы төп сыйфатлардан берсе булып китте. Б.Гыйззәт. «Беренче театр» комедиясе конкрет вакыйгаларга таянып, башлыча, Г.Камалның үз тормышыннан алып язылган. Октябрьгә кадәрге татар театры. «Бүләк өчен» комедиясе бәхетле гаилә кору юлындагы иске киртәләргә каршы чыга, ирекле саф мәхәббәт проблемасын күтәрә. Һ.Мәхмүтов 2) күч. Көлкеле, кызыклы вакыйга, күренеш 3) сөйл. Тупас шаярту, әдәпсез кыланыш |