КОМГАН и. Юыну өчен файдаланыла торган корсаклы һәм борынлы махсус су савыты. Иртә-кичләрен мич буенда зур гына калай таз тора, аның янында комган. Юыну, коену эшләре шунда башкарыла. М.Әмир. Бусагадан атлауга, иң элек Мансурның күзенә җиз ләгән, зур корсаклы, кәкре борынлы комган, ак самавыр чалынды. Г.Әпсәләмов. Шуннан бай комганны ыргытып бәрде, комган мич кырыена бәрелеп яньчелеп килде. М.Галәү |